Тэтимол 2015

РӘШӘ, диал. (ТТДС I: 391) эрәжэ, эрәшә, әрәшә «марево, сизая дымка (на горизонте); мираж» > мар. рäшä, ĕреше, эрежä, удм. öрешо, решо id. Н.И. Ашмарин буенча, рус. ржа «коры томан» сүзеннән (шуннан ук тат. диал., башк. ыраша, ыржа «рәшә» (к. ДС II: 251; ДС III: 198; БТДҺ: 407). Ләкин нимес тюркологы Б. Шернер күрсәтүенчә (к. CAJ, V. XVI, № 3, 1972: 234), тат., башк. рәшә фар. раш «су ялтыравы» (дөресрәге рашһа «су ялтыраулары») сүзеннән дә килеп чыга ала.



Предыдущая статья            Следующая статья