Тэтимол 2015

РӘСӘЙ, Рәчәй иск., диал. «Россия; страна, государство» (без бәләкәй чакта надан халык «дөньяда күп рәчәйләр бар» дип сөйли иде; ихтимал, бу мәгънә бик борынгылыктан киләдер). Рус. Рассéя (гади сөйләм әйтелеше) сүзеннән. Кайбер рус тикшеренүчеләре рус Россия топонимы Русь «рус иле; руслар» сүзе белән баглы түгел, дип тә язгалыйлар. Гомумән, рус, Русь, Россия сүзләренең чыгышы-ясалышы бәхәсле (тикшеренүчеләрнең күпчелеге бу сүзләрне бор. варяг ~ швед теленнән дип баралар, к. Аникин: 467–468). К. ш. ук Фасмер IV: 855. К. Урыс.



Предыдущая статья            Следующая статья