Тэтимол 2015

РӘНҖЕ-Ү «оскорбиться», диал. «быть раненым» ← иске рәнеҗ (себ. рәнец, к. Тумашева 1992: 182) «каргыш, үпкә, кинә» < фар. рäнҗ «яра; газап; кешегә яра ясау» (санск. теленнән). К. ш. ук (ТТДС II: 258) рәнҗү «авыру; яралы».

Рәнҗе- продуктив нигез: рәнҗеш-ү, рәнҗет-ү, рәнҗеш; рәнҗүле, рәнҗүсез.



Предыдущая статья            Следующая статья