Тэтимол 2015

РАУЗА[раºwза] иск. «райский сад; цветник», күч. «город Медина, где находится могила пророка Мухаммеда», к. Ясәвидә (107 хикмәт):

Ният кылдым Кәгъбәгә –

Хак Мостафа раузага…

Рауза сүзе турыдан-туры гар. раwд̣а «гөлбакча, изгеләрнең, бигрәк тә Мөхәммәт пәйгамбәрнең кабере» сүзеннән. Шул ук мәгъ. бу сүз барча мөселман халыклары телләренә, шуннан грек теленә, аннары лат. теленә һәм барча Европа телләренә алынган (монда хәчтерүшләрнең Шәрык походлары роль уйнаган. Шуннан бик күп яңа нигезләр – рус. роза, розан ясалган. Рус., укр., Д. болг. рожа «ямьсез кызыл бит» (ш. ук авыру атамасы) да шуннан икән.

Гар. раwд̣а нигезенең күп. формасы рийāд, шуннан кеше исеме Риазетдин (Разетдин дип кыскартыла). Гомумән исә бу сүз иран телләрдәге raoč «нур» (к. рус. луч) тамырыннан килә диләр. Будагов I: 599; Фасмер III: 495; Kluge: 770–771; Тимергалин: 377–378. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья