Тэтимол 2015

РАПАТ – топоним – название татарской деревни (Западный Башкортостан) и горы около села Темяс (Восточный Башкортостан) ~ себ. тат. (Будагов I: 584) рибат «кышлау (зимовка)» ~ каз., кырг. ырабат, уйг. рабат, рауат, бор. төрки (ДТС: 476–477) rabat, ribat < гар. рäбāт̣, рибāт̣ «кәрвансарай; юллар чаты» ← рбт̣ «төйнәү, чатлаштыру».

Рабат сүзе Евразия һәм Африкада киң таралган топоним, мәс., Мәскәүнең Арбат районы (к. Добродомов И.Г. Рабат // Тюркология, 1992, № 2: 46–54), Мароккода Рабат шәһәре, Кырымдагы Арабат кырачлыгы һ.б.

Безнең Рапат турыдан-туры гар. сүзеннән түгел, ә бор. рус. (к. Фасмер III: 502) ропать «мәчет, мәҗүси гыйбадәтханә» сүзеннән (бу сүз исә Византия грекчасындагы ραπατιον вариатыннан) булса кирәк. Ләкин рапат (интервокаль -п-) варианты уйг. яки себ. тат. сөйләшләрендә дә килеп чыга ала.

Башк. сөйләшләрендә (БРС 1996: 512, БТДҺ: 407) рапат «кирт, бирт», ырапат «агач куышы, агач орысы» тәүдә «юл чатындагы юламан (юл күрсәтүче) шалашы» булган бугай. Бу сүзләр дә уйг.-себ. вариантларына ишарәлиләр. К. ш. ук Фасмер III: 502.



Предыдущая статья            Следующая статья