РӘВАН, раван, рауван кит. «прошедший, ушедший» (рәван заманнар «кайткысыз үтеп киткән заманнар), рәван гомер «тиз үтеп киткән гомер», диал. рәвеш мәгъ. «быстренько, немедленно» (рәван тотып «приниматься за дело сейчас же») < фар. рäwāн id., бор. ир. raw- «агып китү, тиз агу» нигезеннән. Төрки телләрдә рäwан, раwан сүзе төрле мәгъ. кулланылып килгән, к. Будагов I: 597; ҚТДС: 275. К. Рәвеш. Фразема: рәван җан «үлгән кешенең үз йортына, өенә кайтып йөри торган җаны, өрәк» (күч. мәгъ. «бик арык кеше; үлмеш затларның тынгы тапмаган рухы тере кешеләрнең тормышына тыгылулары тур. күзаллаулар борын-борынгыдан килә, к. шумер. этемму «рәван җан»; к. Зая ); рәван юл «ачык юл, барып җиткәнче тукталышсыз юл», «хәерле юл сезгә» мәгъ. дә кулланыла. Иск. тат. әд. рәwан булу «озын юлга чыгу», ш. ук «үлү». |