Тэтимол 2015

ПЫШКЫР-У, пошкыр-у, диал. фышкыр-у «фыркать; пыхтеть» > удм. диал., мар. пышкыр-, башк. бошқор- – пыш, пош һ.б.ш. тәкълиди сүзеннән, бу сүз исә киң таралган (төрки, фин-угор телләрендә еш очрый). Кр.-тат. (Dobr. III: 52–53) pısqır-, гом. кыпч. пышқыр-, каз., к.-калп. пысқыр-, төр. fışkır- «пышкыру» бер яктан мыш-мыш, мышкылда-у сүзләренә, икенче яктан диал. пых-пых, пыхылда-уларга ялганып китә. Чаг. ш. ук рус пыхать, пышать, пыхнуть, пыхтеть «еш-еш, тавышландырып сулыш алу». К. түбәндәгеләрне.



Предыдущая статья            Следующая статья