Тэтимол 2015

ПЫЧ-У, диал. (Тумашева 1992: 173, 181) пыц-у, пец-ү, (ТТДС II: 255) пыс-у «пилить, резать; кроить» ~ башк. быс-ыу id. < гом. төрки быч-, бич-, пыч-, пич- (дүрт фонетик вариантта) «кисү, кисеп чыгу» (гомуми мәгънә); Э.В. Севортян буенча, бу сүз бы-чы- (алт. бычы-) вариантыннан редукцияләнеп килеп чыккан (к. ЭСТЯ II: 158–161) һәм асылда бор. бы-, би- «кисү» (би «үткен нәрсә») сүзенә интенсивлык кушымчасы -чы//-чи- ялганып ясалган нигез. Тат. әд. телендә палаталь печ- һәм веляр пыч- мәгънәләре шактый кискен рәвештә аерымлана (к. Печ-ү ). Бу хәл һәм, гомумән, әлеге дүрт фонетик вариантның таралыш үзенчәлекләре тарихи җәһәттән аңлату сорый. К. ш. ук Без II, Беләү.

Дерив.: пычыл-у, пычыш-у, пычтыр-у; к. Пычак, Пычкы.



Предыдущая статья            Следующая статья