Тэтимол 2015

ПЫЧРА-У «загрязниться» < пылчыра-, к. себ. (ДС I: 151) пылчақ ~ тув. былчак «чиләнеп торган; пычрак», каз. былшық (< былчық) «күздәге эрен», үзб. билчилла-моқ «былчырау, баткаклану». Сүзнең тамыры бор. төрки бал//был «сазламык; сыеклык», шуннан балчы-//былчы- «сазлану, балчыклану» (шуннан балчы-ғ «балчык; пычрак»), арытабан балчы-ра-//былчы-ра фигыле ясалган (-ра көчәйткеч кушымча, к. җәй- җәйрә-, кый- кыйра- һ.б.). Былчыра- > пылчыра- бор. уйг. тәэсирендәге телләрдә пәйда булган. К. ш. ук Пычыргы. ЭСТЯ VII: 102–105.



Предыдущая статья            Следующая статья