Тэтимол 2015

ПУШКА «пушка» < рус. < ним. Buhsa, Buchse «мылтык» сүзеннән дип карала (Фасмер III: 415); пущать «ыргытып җибәрү» сүзеннән дигән фараз да бар (ул вакытта пушка < пущка сүзенең тәүге мәгънәсе – «туп, ядрә»). Ниһаять, к. бор. монг. buu < кыт. пао «пушка» (ССТМЯ I: 35–36). Алтын Урда монголларындагы *пууһ «пушка» сүзеннән рус сүзе дә килеп чыга ала, чаг. ш. ук төр. buş «пушка». Әйтергә кирәк, XIV–XVII гг. дөньяда иң яхшы пушкаларны төрекләр ясаган.



Предыдущая статья            Следующая статья