Тэтимол 2015

ПУТАЛ «поталь, сусальное золото», башк. бутал «металл төсле буяу» < фар. муталла «алтынланган» ← т̣иллā «алтын» (сүз гарәп теле нигезендә ясалган, ләкин аның тамыры фарсыча), чаг. госм. путалумба (< путал-умбра) «сары буяу» (к. Радлов IV: 1360). Рус. поталь грек теленнән дип хисаплана (Фасмер III: 343), ләкин грек сүзе үзе фарсычадан булса кирәк. К. Теллә.



Предыдущая статья            Следующая статья