Тэтимол 2015

ПУТА «широкий пояс, карниз дома (снаружи)» > мар. (Упымарий: 161) пота «кушак», удм. путо < гом. кыпч. пота, башк. бута, кырг. пото, бото «пута; киң шарф» ~ госм. фота «буй-буй бизәкле тукыма», төр. futa «алъяпкыч, чигүле билбау», фар., иске төр. fota > укр., иске рус. фотá «туйда кәләшкә кидерелә торган киң бөркәнчек» > хәз. рус. фатá. Төбендә һинд сүзе булса кирәк (к. Фасмер IV: 187). Рус. диал. путо; путы «пута» сүзе дә бар (путы «тышау» сүзе белән бутамаска!). Иске тат. фута (мәхәббәт футасын багла билгә… Утыз-Имәни).



Предыдущая статья            Следующая статья