Тэтимол 2015

ПУСТА, поста (ТТАС II: 533) «пустошь, невозделанная (заброшенная) земля» ~ венг. puszta «буш дала». Бу сүз рус. пуст, пустой сүзеннән түгел, ә рус сүзе шуннан килеп чыккан шикелле. Башк. (БҺҺ II: 152) постиш < рус. пустыш > каз. (ҚТДС: 242) пошташ «тындырыр өчен, парга калдырылган җир»; рус. пустошь «торлаксыз җирләр» (рус. пуст тамырыннан күп сүзләр ясалган, к. Даль). Монда чагыштырырлык сүзләр күп: бор. төрки (ДТС: 113) bos, boš, bōš «буш», фар. бустан «торлактан читтәге бакча» ← буст id. һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья