Тэтимол 2015

ПУДАЕК[пудай ы̌қ], подайык «вид птицы (из сказки)» < кырг. буудайык, чыгт., үзб., бор. төрки буғдайық id. (төр. мәкальдә: Эт түрәсе кумайык, кош түрәсе бугдайык). Чаг. рус. потатуйка (этимологиясе ачык түгел, к. Фасмер III: 343). Бугдайық «бөркетләр патшасы» угыз кабиләсе чавулдурның герб кошы булган, к. Ögel: 219, 364. К. ш. ук себ. тат. (Будагов I: 284, 321) пудайчык «лачын, бөркет», чыгт. буғдайнақ «Һомай кошы», ихтимал, иске төрки, монг. богда, бугда «Будда (кошы)» сүзеннәндер. Мәзкүр кошның читлектә мәһабәт рәвештә утыруыннандыр.



Предыдущая статья            Следующая статья