Тэтимол 2015

ПОШ-У «огорчаться, переживать» ~ башк. бош- id., чув. пăш- < уйг. пуш- id. (Радлов IV: 1389) ~ к.-балк., ком., кар., чыгт. буш-, бор. төрки buš- id. (Боровков 1963: 112; ДТС: 127–128). Бу сүзнең дериватлары ешрак кулланыла, к. тат. пошын-у, пошыргалан-у, пошыр-у (Будагов I: 282; ТТАС һ.б.). ДТСта күп кенә бүтән дериватлар күрсәтелә.

Пош- < пуш- нигезен таҗ. диал. пушидан «көю, пыску» (нигезе пуш), фар., көрд. пуш, пуши «коры үлән, кау, ку» белән чагыштырырга мөмкин. Күп кенә төрки телләрдә пуш-, буш- фигыле теркәлмәгәнлектән, аны алынма дип уйларга нигез бар. Räsänen 1969: 70.



Предыдущая статья            Следующая статья