Тэтимол 2015

ПОЧКАК «кожа с лапок зверья; остатки, вырезки шкуры (после шитья шубы)», себ. бŏчқақ «хайванның бот тиресе», почкак «пошыйның бот тиресе» (ДС I: 36; Тумашева 1992: 176), Уралда почкак, пычкак «ат сыйрагы тиресе – киез итек табанына (башк. босқақ – чаңгы табанына) беркетелә» (к. ТТДС I: 343; БҺҺ II: 52) < уйг. пучқақ «почкак; мәчесыман вак хайваннарның тиресе», каз., к.-калп. бушқақ, кырг., к.-балк. бучқақ «сыйрак; җәнлекләрнең аяк тиресе», тув. бышкак «почкак» (каз., к.-калп. пушқақ, пушпақ вариантлары да бар); кайбер телләрдә бу сүз икенчерәк мәгъ.: кар. бучқақ, бучхах, ком. бучғақ, чыгт. (Радлов IV: 1863–1864) бучқақ «почмак, кырый» бор. чыгт. (Боровков 1963: 112) бучғақ «яр; кырый», бор. төрки (МК; ДТС: 119) bučγaq «почмак, кырый; өлкә; хайванның аяк тиресе – шуннан аякчу ясыйлар» һ.б. (чаг. к.-балк. бучхақ «балак; почмак»).

Почкак сүзе һичшиксез почмак һәм почык сүзләре белән бәйле, ләкин бу бәйлелек катлаулы һәм тикшерелмәгән. Ихтимал, почкак < почык-ак. Әмма үзб. бурчак «почмак» ← үзб., төркм. бурч, бурҗ «бөреҗ, кальга почмагы» (к. Бөреҗ ), чаг. ш. ук фар. бурчгаһ «кальганың һ.б. почмак турысы». Һәм, гомумән, почкак сүзе шул фар. сүзеннән дә килеп чыга ала. Гомумән, почкак ~ почмак мөнәсәбәтләрендә контаминацияләр зур роль уйнаган. К. Почмак, Почык.



Предыдущая статья            Следующая статья