Тэтимол 2015

ПОС «морозная пыль в воздухе, лёгкий пар» ~ башк. (БТДҺ: 263) пŏс «он очынтысы», чув. поас «бәс», пăс [пŏс] «пар, җиңел томан; ис» (к. Ашмарин IХ: 146, 149, 254), мар. пуш, пыш «ис, сөрем; пар, бу», удм. бус, быс, бүс «томан, пар, төтен», коми. (КЭСК: 42) бүс «томан», рус. диал. бус «пос, вак томан» < ком., алт., хак., тув., чыгт., госм. пус, бор. кыпч. (әт-Төхфәт 1978: 287) bus «томанлы, төтрә», ихтимал, бор < бур тамырыннандыр (бур > буз > бус?). Гомумән, һәр ике сүз ономопоэтик тамырдан булса кирәк (чаг. порых ~ пырых, пош ~ пыш һ.б.). Һәрхәлдә поскы-у фигыле һичшиксез пос сүзе белән бәйле. Räsänen 1969: 90 (бик тәвәккәл чагыштырулар китерә).

Пос продуктив нигез: шуннан бор. төрки pusar- «посару, послану» (МК II: 78) > чув. пăсар- «ис чыгару» → тат. диал. бŏзара, чув. пăсара, мар. пушара, удм. бызара «сасы көзән; сасы сусар» сүзе килә. К. Поскак, Поскы-у.



Предыдущая статья            Следующая статья