Тэтимол 2015

ПОРАК: порак оны «гарнец» («часть муки, которая отдаётся мельнику» – собственно «мучная пыль, которая оседает на стенах») ~ мар. пырак, пурак, башк. диал. пŏрақ «тузан, чәчәк серкәсе; тузанлы», удм. бурак «җитен тузаны» (к. БҺҺ II: 195; Саваткова: 130; Насибуллин: 108), чув. пăрах «көнҗәлә тузаны» ← алт. пур, кырг. бур, хак. пыр «пәрәвезгә кунган, үсемлекләр өстендәге һ.б. тузан», хак. диал. пырын «корым» һ.б. (к. Добродомов И.Г. Загадочная параллель: бур (бор) орхонских надписей и боръ (< бъръ) Повести временных лет // Turcologica, к семидесятилетию акад. А.Н. Кононова. Л., 1976: 241–246).

Безнеңчә, бу сүзне рус. (гом. слав.) прах: порох һәм фар. (> тат.) барут «дары» сүзләре белән дә чагыштырырга мөмкин: дары ясауда кулланыла торган селитра иске каберләрнең янтыкларына куна һәм элек шуннан себереп-кырып алынган; к. ш. ук көрд. порак «поташ (калий карбонаты)», уйг. пурақ «яман ис, ис». К. Порхыт-у. К. ш. ук Борак I.



Предыдущая статья            Следующая статья