ПОПУГАЙ, папугай «попугай». Европада киң таралган бу сүз ахыр чиктә (фар. теле аша) гар. баббағā id. сүзеннән килә. Kluge: 678.
Тат. теленә попугай рус теленнән XX г. гына кереп активлашып киткән. Аңарчы тутый (к.) сүзе кулланылган.