Тэтимол 2015

ПЛЕН[пл′эн], сөйл. пелин «плен, пленение» < рус. плен ~ бор. рус. полон id. Рус телендәге тулысузыклы (полногласный) вариант бор. уйг. (Радлов IV: 1280) полун, бор. төрки (ДТС: 123) bolun, bulun, «әсир; әсиргә төшү» сүзенә бик охшаш, өстәвенә к. як. булуон «әсир», молуон, молоон «шау-шу, паника» (бу сүз бор. төрки *болгун «болганыш» сүзеннән килеп чыга ала), болуонна ~ «Кутадгу билик»тә, Котбидә болна- «әсиргә алу». Шулардан чыгып, рус сүзе дә төрки телләрдән дип уйлаучылар бар. Ләкин рус. полон ~ плен тәңгәллеге бу сүзләрнең бор. слав. теленнән килгәнлеген күрсәтә һәм шунлыктан бор. төрки полун//болун сүзе үзе көнч. слав. телләреннән (Күктүрк дәүләте заманнарында ук) алынган дип тә уйлыйлар, к. Menges 1987: 233–240. Һәрхәлдә куман. болон, иске тат. пулын «әсир» бор. русчадан булуы бик ихтимал. Иске тат. болна- ~ рус. полонить сүзләренең үзара субституция мөнәсәбәтендә булуы да мөмкин.



Предыдущая статья            Следующая статья