Тэтимол 2015

ПИЧӘТ (ТТДС I: 342, гомумән һәр төштә очрый), печәт «печать; обои» ~ чув. пичет, мар. пецат, печат, удм. печет «мөһер, пичәт» < рус., ләкин рус. печать ~ пол. piecez [пиченц] бор. төрки телләрдән булырга тиеш (к. Добродомов 1974: 29). Чаг. алт. диал. пичик, хак. пичиг, монг. бичиг, як. бичик һ.б. < бор. төрки (ДТС: 103) bitig «язу, язма» ← bit-, biti- «язу» ← бор. кыт. *pjet- «пумалачык (иероглиф язу әсбабы)». К. Бетек, Бөти. Федотов I: 438.

Дерив.: пичәтле, пичәтсез; пичәтлә-ү, пичәтлән-ү. Безнеңчә, пичәт сүзен һәм аның дериватларын басма, бастыру һ.б. сүзләр урынына активлаштыру мәгъкуль (чөнки ул сүзләр артык күпмәгънәле).



Предыдущая статья            Следующая статья