Тэтимол 2015

ПИТРАЧ, диал. (ТТДС I: 240, ТТДС II: 249) питырач, питырац, питырас, питырка, башк. > тат. битрас, питрас «колобок, пышка; хлебец (круглой высокой формы); грудный мускул лошади» ← фитыр (к.), фитыр мәрасимендә төче камырдан күмәч (ритуаль камыр ашы) пешерүдән калган. К. Пәтер.

Питрач (һ.б.) сүзенең сингармонизмның беренче законына буйсынмавы аның кушма сүздән килеп чыкканлыгын, ә ә > и күчеше бор. кыпч. телләреннән үк килгәнлеген күрсәтә (ә < э > и), бор. этимон. *пэтир ачысы (ачы «камыр» мәгъ.) булырга тиеш. Хайрутдинова 1993: 22–23 (тәфсилле аңлатма).



Предыдущая статья            Следующая статья