ПИНӘ, пәнә (ЗДС: 524, 531–532) «обида, обвинение в адрес кого» – сүзлекләрдә рус пéня «штраф» сүзеннән дип аңлатылучан. Ләкин тат. сүзенең мәгънәсендә дә, яңгырашында да (бигрәк тә пәнә´ вариантында) русчадан булуына шик тудырырлык моментлар бар. Ихтимал, тат. пинә – пәнә, аз. диал. пеһанә, пеһнә < төр., фар. bahane, behane «сылтау, сылтану» сүзеннәндер. К. Баһанә. Дерив.: пинәлә-ү, пәнәлә-ү «үзеңнең унышсызлыгың, бәла-каза хәле өчен кемнедер гаепләү, үпкә белдерү», З. Бәшири телендәге пинәү сүзе рус. пенять сүзе тәэсирендә ясалган булса кирәк. Монда чыннан да рус теленең катнашлыгы юк түгел. |