Тэтимол 2015

ПЕШ-Ү I«вариться, свариться; печься, покраснеть от жары; созревать» ~ башк. бĕш-, кар., ком., к.-балк. биш-, нуг., каз., к.-калп. пис-, уйг., чыгт., госм., төркм. пиш-, чув. пиç-, алт. пыш-, тув., кырг. быш-, хак. пыс- «пешү» (кайбер телләрдә ашамлыкка карата әйтелми: рус. «вариться, печься» мәгъ. икенчел булса кирәк) < бор. төрки (ДТС: 103, 105–106, 397) biš-, bïš-, piš- «пешү». Бу сүзнең дүрт төп варианты булу аның алынма булуына ишарә; өстәвенә як. бус- «пешү», бор. төрки bïšur-, büšär- «пешерү» вариантлары да бар. Чаг. сугд. pwγš-, pč-, Памир телләрендә pač:pux (үзгәрешле тамыр) < бор. ир. pač- < һинд-евр. pek- «яндыру, пешерү» (ЯТ: 301, 310; Абаев I: 488). Шулай итеп, тат. пĕш- һәм рус. печь (пёк) тамырдаш булса кирәк.

Дерив.: пешен-ү (диал.); пешер-ү һәм пештер-ү (аерым мәгънәләрдә); к. Пеше, Пешек-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья