Тэтимол 2015

ПЕШТЕМӘ: (крш., к. ТТДС I: 338) пештемә куу «изгнание злых духов из полей после весеннего сева» (сохранилось у крещёных татар) – чәчүләр беткәннән соң басуда факел яндырып явыз рухларны куу. Бу бор. мәҗүси йола бәлки руслардан һәм фин-угорлардан киләдер. Н. Исәнбәт, пештемә дигән балалар уены тур. яза һәм пештеме? сүзеннән, дип үзенчә аңлата. Гомумән ачык түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья