Тэтимол 2015

ПЕЧӘН, диал. (ТТДС I: 35–36) пичин, песчән, песин «сено», (прм.) печин «трава» ~ башк. бесән, ком., кар., к.-балк. бичäн, әрм.-кыпч. бичен, нуг., каз., к.-калп. пишен, төр., үзб., уйг. пичән, пичан, алт., шор. пичен, алт. диал. пыҗан, кырг. диал. пычан «печән» һ.б. печ-//пыч- (к. Печ-ү ) фигыленнән ясалган дип уйланыла (Будагов I: 245; ЭСТЯ II: 161), ләкин сүзнең кайбер вариантлары бу расламага карата шик тудыра, к. себ. (брб.) пичан «утлак», (Старчевский) пэцаал, пэцаwыл «болын», уйг. пичән «запас деталь», пичан «печән», чув. пиçен «гөләп, гөлҗимеш», мар. пилчен, пилсен, писен, писан «печән; билчән». Бигрәк тә пичан яңгырашында сингармонизм сакланмавы аңлатма сорый. Чаг. ш. ук бор. монг. ebesün ~ чыгт. öбүсүн «печән, курмы». К. Печәнәк. Диал. сүзлекләрдә (ЗДС: 528–529) печин сүзенә беткән бик күп үлән атамалары күрсәтелә. Печән сүзе төрле фразеологизмнарда кулланыла.

Дерив.: печәнле, печәнсез; печәнлек – 1) печәнгә ярарлык; печәнгә махсус калдырылган җир кишәрлеге; 2) кышлык печән өелә торган махсус каралты, абзар башы һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья