Тэтимол 2015

ПӘЦЕ cеб. (ЗДС: 525) «маленький ребёнок», пәшә, пәшкә «ягнёнок, овечка; неумелая девочка» ~ cеб. рус. пашка «болан бозавы» < манси. пасыг, pāši, pāišg id.; рус. пешка «яшь бозау» < хант. pešo, peši id. һ.б. (к. Аникин: 443–444, 447). Бу сүзләрне cеб. тат. пәшәкә, бәшәкә ~ рус. бяшка «сарык, бәрән» сүзләреннән аерырга сәбәп юктыр. Барысы да тат. пәш-пәш, бәш-бәш, бәшә-бәшә ~ рус. (Даль) бяш-бяш (сарык чакыру ымлыклары) белән баглы бугай. Моның ише сүзләр төрки, фар. телләрендә еш очрый.

Төрки халыкларда кечкенә балаларны бәтигә, бәрәнгә, тайга охшатып, яратып атау сирәк түгел. Көчеккә, бозауга охшату кире мәгънәләрдә була (к. рус. щенок, теленок һ.б.). Чаг. Пәшә.



Предыдущая статья            Следующая статья