Тэтимол 2015

ПӘТЕР (Тумашева 1992: 171), питер (ЗДС: 533), ш. ук диал. бәтер «булочка (из пресного теста)» ~ каз. (ҚТДС: 60. 270) бәтiр, кырг. патир, аз. фәтир id., үзб. пәтир, патир id., ш. ук «төче камыр» < гар. фат̣ир «фитыр күмәчләре», к. Питрач, Фитыр.

Пәтер сүзе белән кешелек тарихында төрле чорларда (XIX г. кадәр) дөньяның төрле почмакларында күзәтелгән күренеш – елга, диңгез иясенә яшь кызларны корбан итү (аяк-кулын бәйләп ыргыту) баглы: бор. Мисырда фатир дип Нил елгасы рухы – крокодил Хапигә елына бер тапкыр (су соңгы чиккә җитеп кимегәндә) корбан ителгән кызны атаганнар. Соңрак яшь кызны тәмле күмәч – пәтер белән алмаштырганнар. К. Сказки народов жарких стран. Минск, 1999: 167.



Предыдущая статья            Следующая статья