Тэтимол 2015

ПӘРӘМИ (ТТДС I: 352) «дружище (о подруге)» < бәгырь ами: ами (к. Амиткә ) «дус, җаным; җан; сулыш, тын» монг. һәм тунг.-маньч. телләрендә киң таралган сүз, к. ССТМЯ I: 34–35, 37. Пәрәми сүзе үзе чув. сөйләшләрендә ясалган парлы сүз булса кирәк (б- > п- күчеше шуны күрсәтә), ләкин безгә чув. сүзлекләрендә очрамады. Ихтимал, пәрәми болг. сөйләшләреннән үк киләдер.



Предыдущая статья            Следующая статья