Тэтимол 2015

ПӘКЕ, (ЗДС: 523) пәкке, себ. (Тумашева 1992: 170) пәги «складной ножик, перочинный нож», иск. «нож для строгания стрелы» ~ башк. бәке id. > чув. пекĕ, пеккĕ, мар. пакэ, пäкэ, удм. диал. баки, бäкĕ ~ кар., каз., к.-калп. пэки, чыгт., уйг. пәки, үзб. (ЎХШЛ: 211) пәкки, төркм. пәәки, урта төрки беки < паки, паку id. >> миш. (ТТДС I: 338) пике «сөннәтләү өчен махсус пәке» (к. ш. ук мәкаль: Мөселманлык ике – комган белән пике; пике келәве «тантаналы сөннәтләү мәҗлесе»). Пәке ~ пике вариантлылыгы бу сүзнең бор. кыпчаклык заманнарында алынганлыгын күрсәтә. Җизнинең кайнешкә пәке бүләк итү йоласы да бор. аучылык гадәтләренә ишарәли. Будагов I: 310; Мухамедова 1973: 71; Федотов I: 412.



Предыдущая статья            Следующая статья