Тэтимол 2015

ПӘҖЕ, пәҗи [пәҗей], (ТТДС I: 241, 244, 255) пази, паҗи, пәзи «пенька, конопля от женских особей этого растения (худшего качества, чем баса )», башк. бәжей, бәзей, сары бәжей (БҺҺ II: 202) ~ морд. пазе «баса»; чаг. кабарда. бацэ «ябага, язгы йон». Табышмаклы сүз: бор. куман-кыпч. теленнән булса кирәк. Ул чагында бор. рус. *пеньжа, рус. пенька < бор. фар. bäŋgä < «наркотик; киндераш» (к. Фасмер III: 233) сүзеннән. Киндераш элек-электән наркотик матдәләр әзерләү өчен дә кулланылып килгән. Ахыр чиктә пәҗә һәм баса сүзләре бор. һинд.-ир. телендәге бер үк сүздән килүе ихтимал, к. бор. һинд. bhaŋdas «киндераш» ~ *bhandsa > авест. baŋhа id. К. Баса.



Предыдущая статья            Следующая статья