Тэтимол 2015

ПАТПАЛЧЫН «лесная фея» ~ мар. ший пүй патпалчын, пампалче «әкияттәге урманчы кыз» ~ тув. пат-патбалчын, пал-палпалчын, алт. пампампалчын «лесной хан, хозяин лесных духов» (Гребнев 1950: 145; Тыва улустың чогаалы. 1979: 24) < кыт. фан фансянши «сөрәндә аю киемендә роль уйнаучы кяһин» (к. Яншина: 45–48).

Гомумән, патпалчын татарларда таралмаган сүз. Ләкин мар. теленә ул татарлар аша гына керә алган. Димәк, бу сүз элек татарларда да киң билгеле булган (бу сүзне мәҗүсилек калдыгы дип муллалар тыйган булса кирәк). Кытайда фанфан сянши – күп актёрлар катнашлыгында үткәрелгән театраль сабантуй, анда балалар да актив роль уйнаган (бишәр йөз кыз уйнаганы билгеле).

Һ. Такташның атаклы Урман кызы шигыре асылда мифологик патпалчын образын чагылдырса кирәк (чаг. – урман иясе образы бар).



Предыдущая статья            Следующая статья