Тэтимол 2015

ПАПИРОС, сөйл. папирус, иск. фифирус «папироса» < рус. Рус. папироса id. тәүдә юка кәгазьне генә белдергән, шундый кәгазьгә тәмәке төреп тарта башлаганнар, шуннан соң папироса кәгазеннән махсус «шүреләр» – «гильзалар» ясый башлаганнар. Папирос гильзасына фильтр өстәү XX г. икенче яртысында гына гамәлгә керде.

Рус. папироса рус. папúрус «камыш төре; шуннан ясалган язу кәгазе» сүзе белән нигездәш, икесе дә лат. papyrus id. сүзеннән. Бу сүзнең төп нигезе – бор. Мисыр. па-пэр-аға «фиргавенгә тиешле» тәгъбире. Махсус Нил камышыннан кәгазь ясау фиргавен монополиясе булган. Сүзнең тарихи нигезе пәр-агадан гар. фирагаун «фиргавен» сүзе килә. Шул ук чыганактан рус фараон. Папирус белән фиргавен тамырдаш сүзләр: Kluge: 678.



Предыдущая статья            Следующая статья