ПАЛЯК[пал′ак] (ТТДС I: 332), диал. (БТДҺ: 70, 264) бәләк, пәләк «солдатик (насекомое)» < рус. поляк id., төп мәгъ. «поляк, Польша кешесе». Кызыл тараканны милләт атамасы белән атау киң таралган күренеш, к. Кырымзау, рус. прусак һ.б. Үз чиратында нимесләр дә тараканны Schabe «славян» дип атыйлар. |