Тэтимол 2015

ПАЙМА, пуйма (миш., к. ТТДС: 331, 334; ТТДС II: 251; ЗДС: 516) «раз, разок; гнездо, выводок; группа» (яшь егетләр паймасы) мәзкүр чыганакларда русчадан диелгән, конкрет рус сүзе күрсәтелмәгән. Ихтимал, рус диал. (Даль һ.б.) поймо, пойма, ш. ук поймище, поёмные (пойменные) луга «субасар болыннар» күз алдында тотылгандыр. Фонетик җәһәттән тат. сүзләре русчадан алынган булуы бик бап килсә дә, мәгънә ягы шикләнергә урын калдыра. Чаг. фар. пäйма, пäймуда «үлчәүле; беркадәр» → төр. peymai «үлчәүле; үлчәнгән бер өлеш, группа». Конкрет икърарга килергә арадаш сүзләр җитенкерәми.



Предыдущая статья            Следующая статья