Тэтимол 2015

ПАҖМА, диал. паҗбы, паҗум, пәҗмә (ДС II: 151), паз′ма (ТТДС I: 331) «усадьба; кáрда» ~ чув. паçма, паçăм id. рус. диал. пазьмо, позьмы, позмище «сөрүлек җир» сүзеннән дип карала (к. Сергеев 1980: 112). Ләкин рус сүзенең этимологиясе бигүк ачык түгел: В. Даль позём «тирес; сөрү» сүзеннән ди, ләкин бу сүздән ничек пазьмо сүзе ясала ала – аңлатылмый.

Пазьма фар. пāи зäм(ин) «җир өлеше» сүзеннән дә була ала. Чаг. ш. ук мар. паз «печәнлек пае» (Иванов, Тужаров: 151).



Предыдущая статья            Следующая статья