Тэтимол 2015

ӨЯНКЕ[өйәңке] «ветла, толстая талина». БТДҺ (: 257) буенча, өйәңке «раскидистое дерево, куст» һәм гүяки өйән-ү, өйәнә-ү, өйәлә-ү «таралып яту; ябалдашлы булу» сүзеннән. Өйәнке сүзе аеруча Идел-Урал регионына хас һәм күп фонетик вариантларда очрый: тат., себ. (Радлов I: 1579, 1816) ĕйәнкĕ, үйәңе, ш. ук ийәнке, йәнке > мар. (Упымарий: 232; Саваткова: 179; Исанбаев 1978: 23) үйäнгэ, уйанге, чув. (Сергеев 1968: 17) енккĕ, каз. үйенкi id. Тат. диал. (ДС III: 43) бәнке чув. *ванккĕ < миш. (ДС II: 238) үвәңке вариантыннан булса кирәк; Башкортстан мишәр сөйләшләрендәге йанкы варианты да күрше телләрдән «әйләнеп кайткан» бугай. Бу сүзнең кыскартылган вариантлары да бар: (ДС II: 257) үәк ~ мар. үвö, үэ, үйэпу (пу «агач»); (ЗДС: 242–243) йәнке «сәрви», йәңче «өянке», йәңке «талның бер төре». Räsänen 1969: 520 (бик аз).

Вариантларның күплеге алынма сүзләргә хас. Өянке, безнеңчә, бор. кыпч. *үйән куа < монг. удун куа «тирәк гүзәл» (удун «зур агач», куа < кыт. хуа «чәчәк; гүзәл кыз») сүзеннән, к. алт. диал. ööн «байтирәк, ыру агачы; күләгәсендә эпик батырлар ял итә торган агач», калм. удун «ырудан берүзе калган геройның (Җик Мәргәннең) бишеге эленгән агач», удун куа «шул геройның анасы үзе» (к. МНМ II: 632–633), к. Чураш.

Өянке агачы татарларда ыру агачы буларак һәр йортта сөеп үстерелгән. Агачны гүзәл хатын-кыз итеп күзаллау күп мифологик системаларда (хосусан, Кытайда, хараппа культурасы ядкәрләрендә) очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья