Тэтимол 2015

ӨШЕ-Ү[өшө-] «мёрзнуть, зябнуть» < гом. кыпч., уйг., төркм. һ.б. үшү- (> нуг., каз., к.-калп. үси-, үсĕ-, алт., тув. үжү- > хак. үзү-) id. төр. һ.б. үшэ-, үшә- варианты да билгеле. Чув. шăн- «туңу» < *өшөн- булса кирәк (Федотов I: 444). Үшү- нигезе як. үлүй-, иске монг. ülü, üli «өшү, туңу» сүзләре белән чагыштырыла (л ~ ш).

Дерив.: өшен-ү (сирәк кулланыла), өшет-ү ; диал. (ТТДС I: 556) өшөк «туңган, туң» < бор. төрки (ДТС: 628) üšik «суыклар» > үзб. (ЎХШЛ: 271) ушык, үшүк, нуг., каз., к.-калп. үсик id. ЭСТЯ I: 644–645.



Предыдущая статья            Следующая статья