Тэтимол 2015

ӨЧЕН[өчөн], диал. өцөн, үцүн, үцин (Дмитриева 1981: 194) «для, ради; из-за» ~ башк. өсөн, нуг., каз., к.-калп. үшин, үшүн < гом. кыпч., угыз., уйг. (ДТС: 622) üçün id.

Бу сүзнең ясалышы вә тамыры тур. фикерләр төрле: Радловча, уч-ун (уч «оч» сүзеннән), Зәйнәп Коркмаз буенча, бор. уч «сәбәп» сүзеннән (Korkmaz Z. Zür Ableitung der türkischen Postpoziten uçun, üçün, için // UAJ, XXXIII, 2, 1961: 98), Э.В. Севортян буенча, бор. *үч- дигән фигыльдән (ЭСТЯ I: 642–643). К. ш. ук Räsänen 1969: 169, 509 (ич «эч» сүзеннән ди). К. ш. ук Щербак 1987: 90–92.



Предыдущая статья            Следующая статья