Тэтимол 2015

ӨФЕ[өфө] название города Уфа и реки Уфа, Уфимка (тат. Өфе иделе ). Бик табышмаклы топоним. Гомуми закончалык буенча шәһәр исеме елга исеменнән булырга тиеш, әмма топонимикада киресенчә булган очраклар да билгеле. Өфе иделе нең электән шулай аталуы аның югаргы агымында Уфалей дип аталуы белән дә дәлилләнә кебек. Ләкин интервокаль -ф- авазы җирле халык (башлыча башкортлар) теленә хас түгел, өстәвенә башкортлар һәм татарлар елганың үзен Каридел < Кара Идел дип атап килгәннәр. Шул фактлардан чыгып фикер йөрткәндә, Уфа ~ Өфе субстрат телдән, мөгаен угор телләреннән калма булырга тиеш кебек. Һәм чыннан да венг. телендә шуңа охшаш сүзләр бар.

Икенче бер мәсьәлә – Өфе яңгырашының килеп чыгышы. Бу яңгыраш бор. рус. (шәһәр исеме буларак) Уфы вариантыннан була ала (җирле топонимнарга күп. кушымчасы кушу руслар гадәтендә булган). Шулай ук Өфе < *Үфе һәм рус. Уфа < *Үфә вариантлары элекке *Үфәй вариантыннан килүе ихтимал: Каридел буйларында башкортларның Үпи, Үпей, Үпәй кабиләсе яшәп килгән һәм бу этнонимның төрки этимоны билгеле түгел.

Уфа сүзен һинд-евр. upa ~ ufa «су, елга» сүзенә нисбәт итү (Фасмер IV: 859, О.Н. Трубачёв өстәмәләре) семантик җәһәттән дә, тарихи җәһәттән дә нигезләүгә мохтаҗ (мәс., нишләп Каридел генә «елга», бүтән елгалар елга түгелме? һ.б.).

Ниһаять, Уфа һәм Уфалей сүзләренең төрки упа һәм упалы «уба» һәм «убалы» (к. Уба ) сүзләреннән килүе дә ихтимал (б ~ п ~ ф тәңгәллекләре себ. тат. сөйләшләрендә, ш. ук ханты, манси телләрендә очрый). Кариделнең башыннан азагына кадәр яр убалары очрый.

Күрше халыклар Уфа ~ Өфе сүзен бездән алганнар: мар. Ÿпы, удм. Упа id. Рус. Князь Уфимский XVI г. башында телгә алына (Матвеев 1980: 270–272).

Дерив.: Өфеле ~ Уфалы.



Предыдущая статья            Следующая статья