Тэтимол 2015

ӨТЕРЕК [өтөрĕк] (Арсланов 1988: 90) «небылица (как жанр фольклора)», себ. (Тумашева 1992: 231) үтерек «ложь; хвастовство» ~ башк. (БТДҺ: 261) өтөрөш (< *өтөрөкче), каз. öтĕрĕк, чыгт., үзб. диал. (ЎХШЛ: 205) öтүрүк, öтрүк, үöтрүк, öтирык «ялган», к.-балк. ётюрюк, кырг. öтүрүк «ялган, алдаштыру, юкны сөйләү» < госм., төр. öturük «арттырып сөйләү» ← öttür- «мактану, әтәч булып кычкыру (күч. мәгъ.)» ← öt- «(әтәч) кычкыру, сайрау; җырлау» ~ бор. төрки (ДТС: 391–392), бор. монг. öt- «аваз салу» һ.б. (к. ш. ук ЭСТЯ I: 556–557, тат. өтерек < öтүрүк тур. әйтелми).

Тат. телендә закончалыклы яңгыраш үтерек (к. Үтрек ), ләкин бу сүз «үтерелгән» мәгъ. аңлашылгач, гиперсынылышлы өтерек пәйда булган. Өтерек ~ үтерек ~ үтрек иске ядкәрләр телендә еш кына «ялган, алдак» мәгъ. очрый, фольклор жанры атамасы буларак тат. телендә генә бугай.



Предыдущая статья            Следующая статья