Тэтимол 2015

ӨТЕР[өтөр] «запятая» < гом. кыпч. үтир, кырг. үтүр, төр. ötre «өтер, заммә (яки даммә – гарәпчә язуда иренләштерү хәрәкәсе)» < бор. төрки ötürü «шуның өчен ки, шуны искә төшереп» (хәл фигыль) сүзеннән, бу форма исә бор. төрки (ДТС: 393) ötür- «искә төшерү, искәртү, белдереп кую» фигыленнән. Будагов I: 111 (öтүрү сүзен отыры сүзе белән бутый); Zenker: 111.

Өтер < үтүр сүзенең бүтәнчә (алынма, төрки түгел) дип аңлатулар да очрый. Чыннан да к. гар. ُ билгесе-хәрәкәсе öтрэ, үтрä, үтäрä дип әйтелә. Ләкин бу төр. теленнән алынма булса кирәк.

Дерив.: өтерлә-ү «гарәпчә язылган текстка хәрәкәләр куеп чыгу (иске телдә)», өтерче «корректор (шаян телдә)».



Предыдущая статья            Следующая статья