Тэтимол 2015

ӨТЕ[өтө], диал. (ТТДС II: 405) өтек «утюг» < гом. кыпч. (кар., ком., нуг. һ.б.) үтү, үти (кайбер телләрдә теркәлмәгән), аз., төр. ütü (> лезг. һ.б. Кавказ телләрендә үтү) < бор. төрки (ДТС: 629) ütük id. Тат. үтүк, үтек варианты Алтын Урда уйгурчасыннан да, рус теленнән дә килә ала, рус теленә исә бор. төрки *үтүг вариантыннан кергән, бу сүз бор. төрки (ДТС: 629) üti- «үтекләү (өтеләү)» üt- сүзе белән гомоген булса кирәк (ЭСТЯ I: 641). Өте тат. теленең үзендә өтке формасында ясала алыр иде: бу аләт тәүдә кием җөйләре өстеннән йөртеп бетләрне өтү өчен кулланылган.

Ком., нуг. ийтүв варианты икенчел (борынгылыкны чагылдармый).

Өте ~ өтөг сүзе кыт. теленнән алынган дигән фикер дә бар. Бор. төркиләр бу аләтне кытайлардан үзләштергән булуы ихтимал, әмма бөтен ясалышы белән бу – төп төрки сүз.

Дерив.: өтелә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья