Тэтимол 2015

ӨСТЕРӘ-Ү[өстөрә-] «тащить, волочить; тянуть» < сөтрә-ү < уйг., үзб. сүдрә- «сөйрәү» сүзеннән (этимологик дублет, к. Сөйрә-ү ), к. мар. шудыра-, шĕдĕра- «өстерәү» < болг. *сүдĕрә- id.

Чув. сĕтĕр- (сĕдĕр-) «өстерәү» сүзе болг. сүзеннән нык үзгәргән (тартыкка беткән фигыльгә әверелгән). Шунысы күренеп торса да, Федотов (II: 47) тат. өстер- (? андый яңгыраш юк та бугай) чув. теленнән димәкче.

Өстерә- продуктив нигез: өстерәл-ү, өстерәт-ү; өстерәлчек ~ чув. сĕтĕренчĕк «сукбай; җенси азгынлыкка бирелмеш» (өстерәл-ү «азгынлыкка бирелеп йөрү», ихтимал, рус. волочиться сүзеннән калькадыр).



Предыдущая статья            Следующая статья