Тэтимол 2015

ӨСТӘ-Ү «прибавить; добавить» > мар., удм. диал. үсте-, чув. сĕте- < гом. кыпч. үсте- (кырг. үстö-) < бор. төрки üstе- id. üst «өс, өске як» сүзеннән, әлбәттә. Үсте- сүзе уйгур һәм угыз группаларында кулланылмаган (һәм Э.В. Севортян бу сүзгә тукталмаган), ләкин аның дериватлары очрый.

Өстә-ү сүзенең паронимы буларак *өстәр-ү сүзе дә булган, к. удм. (Насибуллин: 143) үстäр- ~ мар. үштäр-, үстäр- «өстәү»; чаг. ш. ук бор. төрки (ДТС: 628) üstär «өстен булу». Удм. устол «өстәмә, өстәк» сүзе удм. теленең үзендә ясалган булса кирәк. К. ш. ук Өстәк, Өстәр.

Өстә- продуктив нигез: өстәл-ү, өстәш-ү, өстәт-ү; өстәү (исем мәгъ.), өстәлмә, өстәмә, диал. өстәлә-ү (~ төр. üstеle-) «өстәп тору».



Предыдущая статья            Следующая статья