Тэтимол 2015

ӨСТӘЛ «стол» > мар. (Исанбаев 1978: 3), удм. үстел, чув. сĕтел < рус. стол id., тәүге мәгънәсендә «җәймә, ашъяулык» ← стелить «җәю» сүзеннән. Себ. тат. үстел, үстöл, каз., кырг., алт. һ.б. ү¨стöл, остол, шор. истäл рус теленнән мөстәкыйль рәвештә алынганнар (к. Федотов II: 47), чөнки русча стол кебек җиһаз төркиләрдә булмаган, төркиләр келәмгә, сәкегә, идәнгә утырып ашаганнар. Урта Азия телләренә стол сүзе XX г. гына кергән (һәм үзгәртелмичә языла).

Дерив.: өстәлле, өстәлсез; өстәллек; өстәлчек.



Предыдущая статья            Следующая статья