Тэтимол 2015

ӨСӘК «крыша котла, лари; ларь с крышкой» ~ башк. (БТДҺ: 260) өсәк «бура, келәт өлеше», өçәк «иген бурасы» ~ чув. диал. ăвсак «зур капкач», монг. үсэгэ (> бур. үһээ) «түшәм, капкач». Чаг. Өс I.

Өсәк сүзе гомумән рус. сусек сүзеннән дә килә ала, к. чув. ăс- «сосу», ăса «соса», ăсла < рус. сусло, ăслан < рус. суслон. Ләкин мондый күренеш – сүз башындагы с- авазының югалуы – тат. теленә хас түгел, аннары рус. сусек > тат. сусик булыр иде.



Предыдущая статья            Следующая статья