Тэтимол 2015

ӨС I– по существу неправильное написание слова өст «верх; верхняя одежда» < гом. төрки һәм бор. төрки üst. Ф. Исхаков фикеренчә (к. Ал, Арт, Ас ), < үстү < үснү < үсүн-ү үсешендә бор. *үсүн ~ хак., тув. үзүн «өске як, үсү ягы (?)» сүзеннән килеп чыккан, бу үсүн ~ үзүн исә *үс- ~ *үз- «каплау» фигыленнән (чаг. Өсәк ) ясала ала, к. Будагов I: 135–136; ЭСТЯ I: 638–639. Элек (гарәп шрифтында) өст-баш, өсткә, өстке дип язганнар һәм дөрес эшләгәннәр. Латинчага һәм кириллицага күчкәч өs, өс дип кенә язу орфографиянең фәнни нигезләреннән чигенү (имеш, «халыкча») булган. Чаг. – рус орфографиясендә авазларның әйтелмәгәннәрен язу бик күп: ләкин бу хәлне «төзәтергә» өндәүчеләр юк.

Дерив.: өсле, өссез, парлы сүзләрдә: өсте-башы (өсе түгел?), өсте-асты һ.б. К. Өстәр, Өстә-ү, Өстен.



Предыдущая статья            Следующая статья