Тэтимол 2015

ӨР-Ү II«лаять» ~ чув. вĕр- < гом. төрки үр-, алт., хак., шор. үбүр-, төркм. үйр-, тув. ээр-, чыгт. һүр- id. Күп телләрдә ш. ук бор. төрки (ДТС: 627) ür- «исү» һәм «һауһаулау» омонимнар (к. Егоров 1964: 52) ләкин бу нигездә очраклы күренеш: һәр икесе -гĕр < -гүр кушымчасы ярдәмендә, ләкин төрле тәкълиди сүзләрдән ясалган: беренчесе үф сүзеннән, икенчесе үһ, һү-ү (озак монотон эт өрүенә һ.б.ш. тәкълид) сүзеннән. Өр-ү II дән өрек-ү килеп чыккан булуы ихтимал: тәүдә өр- < үр- < үһ-гүр- терлекләрнең куркынып эһелдәүләрен белдергән булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья