Тэтимол 2015

ӨРПӘ, диал. өрпе, өрфе «волоски на перьях, пушинка; длинные волосы на шерсти (встающие дыбом)», чаг. диал. өреш-ү «кабару, күперү» (ДС I: 255) – күрәсең, бу сүзләр *өр- тамырыннан, к. ш. ук каз. öлпе, кырг. öлпö «мамык йон», башк. өлпәк «өрпәк» (БҺҺ II: 191). Өрпә сүзенең үзеннән киңрәк таралган варианты – тат., башк. өрпәй- < гом. кыпч. үрпей-, кырг. үрпөй-, кар. öрпäй- «кабару, күперү, үрә тору (йон, төк тур.), тырпаю, төрпәю» (ДТС: 627). К. Олпак, Өрпәк I. Өрпәй- сүзе тур. ЭСТЯ I: 637.



Предыдущая статья            Следующая статья